Рөстәм Миңнеханов Татарстанның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб әгъзалары белән очрашты

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб әгъзалары белән очрашты. Чара Мәскәүдә узды. Очрашуда 100дән артык Мәскәү һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.  

Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб 2010 елда оештырылган иде. Төп максаты – Татарстанның икътисады үсешенә ярдәм күрсәтүгә юнәлгән иҗтимагый инициативаларга, республика проектларын, шул исәптән милли мәдәниятне һәм телне саклап калу өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү.

Медиаклуб утырышы барышында журналистлар Рөстәм Миңнехановка  сораулар бирделәр. Беренче сорау татар телен үстерү буенча Татарстан тарафыннан нинди чаралар башкарылуы турында иде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, татар телен саклап калу өчен иң беренче чиратта аны көндәлек тормышта актив кулланырга кирәк. «Без татар телен саклап калу буенча берничә программаны гамәлгә ашырабыз. Бүген татар телен өйрәнү өчен „Ана теле“ онлайн-мәктәбе эшли. Без республикадан читтә яшәүче татарлар белән актив хезмәттәшлек итәбез. Әмма беркем дә беркемне дә татар телен өйрәнергә мәҗбүр итә алмый. Гаиләләрдә ана телендә сөйләшмиләр икән,  балалары телне белмәячәк. Ә балалар – киләчәк», - дип белдерде Татарстан Президенты .  

Республика дәүләт хакимияте органнары православие храмнарын төзүгә ярдәм күрсәтү программасын буенча«Программа 200»не гамәлгә ашыру өлешендә Мәскәү тәҗрибәсен алырга җыенмыймы, шул исәптән мәчетләр төзү буенча да, дигән сорауга Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда мондый программаны гамәлгә ашыру ихтималы бик аз. Республика территориясендә төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши, барлык конфессияләргә бертигез игътибар бирелә. Шуның мисалы: Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре, Болгар ислам академиясен төзү һәм Мәрьям-ана Казан иконасы соборын торгызу. 

Шулай ук ТР Президенты Казанда җәмыгъ мәчете төзү планнары турында да сөйләде. «Бу объект бөтен кеше килеп йөри алырлык урында урнашкан һәм архитектурасы сыйфатлы булырга тиеш. Башта финанслау чыганакларын билгеләргә кирәк. Бюджет исәбенә җәмыгъ мәчете төзелмәячәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов республикада эшче һөнәрләрен үстерү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Бүген республикада һөнәри белем системасын үстерү өлешендә ресурс үзәкләре булдырыла. Татарстан Республикасында 31 ресурс үзәге эшли, 2019 елда алар 37 булачак.

Татарстан Республикасы Президенты Ворлдскиллс хәрәкәтенең эшче һөнәрләре дәрәҗәсен үстерүдәге ролен дә билгеләп үтте. Ул искәрткәнчә, Казан киләсе елга «Ворлдскиллс» стандартлары буенча 45 нче дөнья һөнәри осталык чемпионты кабул итәчәк.

Татарстанның тышкы икътисадый эшчәнлеге турындагы сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан икътисады бөтендөнья багланышлары системасына интеграцияләнгән. Республика сәнәгать продукциясенең яртысыннан артыгы экспортка китә. «Без бүген Азия илләре һәм мөселман дөньясы илләре белән актив хезмәттәшлек итәбез, шул исәптән «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында да» - диде ТР Президенты. 

Тагын Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төбәктәге демографик ситуацияне яхшырту өлешендә республика тәҗрибәсе турында, торак һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт, идарәчел кадрлар әзерләү, яшь табибларга ярдәм күрсәтү программаларын гамәлгә ашыру турында да сөйләде.   

Азакта Рөстәм Миңнеханов медиаклубның берничә әгъзасына Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды, аерым алганда, «Яңа Гасыр» Телерадиокомпаниясе» медиахолдингының Мәскәүдәге филиалы директоры урынбасары Александр Ерашов та билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International