Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Анда ул IX Гайдар форумында катнаша. Быел РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә форумда катнашучылар "Россия һәм дөнья: максатлар һәм ихтыяҗлар" темасына өстенлекле мәсьәләләр турында фикер алышачаклар.