Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең XVIII съездының пленар утырышында катнашты

2018 елның 8 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты – «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Югары һәм Генераль советларының уртак утырышында катнашу.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең XVIII съездының пленар утырышында да катнашты, анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин нотык белән чыгыш ясады.

Россия Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясе әгъзаларын нәтиҗәгә эшләргә, бер урында таптанмаска өндәде. «Сезнең вәкилләрегез бөтен җирдә бар, дәүләт хакимияте органнарында да, эшчәнлек өлкәләрендә дә. Әлбәттә, абсолют күпчелектә, бу үз һөнәрләренең осталары, Россия патриотлары. Әмма турысын әйтергә кирәк, конъюнктурадан файдаланып, бик зур канәгатьлек белән хакимияткә сыенучылар, бигрәк тә әйдәүче сәяси көчкә сыенучылар да бар (һәр җирдә һәм һәрвакыт шулай була инде ул)», - диде Владимир Путин.

Владимир Путинның «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе съездындагы чыгышының стенограммасы рәсми сайтта урнаштырылган: http://www.kremlin.ru/events/president/news/59359

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International