Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гайдар форумында катнаша

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Анда ул IX Гайдар форумында катнаша. Быел РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә форумда катнашучылар "Россия һәм дөнья: максатлар һәм ихтыяҗлар" темасына өстенлекле мәсьәләләр турында фикер алышачаклар.

ТР Президенты эш программасы "Иҗтимагый сәламәтлек өлкәсенә инвестицияләр" эшлекле ашында катнашудан башланачак. Дөнья дәрәҗәсендә алдынгы экспертлар кешеләр капиталын үстерү, иҗтимагый сәламәтлек өлкәсенә шәхси инвестицияләр җәлеп итү, медицина инфраструктурасын камилләштерү мәсьәләләрен хәл итү юлларын билгеләделәр.  

Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, халык тормышы сыйфаты күп төрле күрсәткечләргә бәйле. Һәм төп күрсәткечләрнең берсе - сәламәтлек саклау. "Медицина өлкәсе турында сүз йөртәбез икән, инфраструктурага җитди инвестицияләрсез уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый, - диде ТР Президенты. - Татарстан Республикасында югары технологияле медицина ярдәме үзәкләренә аеруча игътибар бирелә. Без 13 үзәк булдырдык, алар ярдәме белән проблемалар булган өлкәләрне билгеләдек һәм аларны хәл иттек". 

Тагын бер мөһим тема, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын камилләштерү. 2012 елда Татарстан районнарында бөтен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән 400 дән артык яңа модуль фельдшер-акушерлык пунтклары сафка кертелде. Барлыгы 1,5 меңгә якын беренчел звено объектларын яңартып булды. 

"Узган ел без яңа махсус программаны гамәлгә ашыра башладык, аның кысаларында 2017,2018 елларда Татарстанның бөтен поликлиникаларын капиталь ремонтлау һәм норматив хәлгә кертү карала. Тышкы үзгәрешләр белән бер рәттән эчке процесслар да үзгәрәчәк. Без "Дустанә поликлиника" стандартын керттек, ул пациентларга хезмәт күрсәтүне яңа дәрәҗәгә күтәрергә тиеш", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. 

Ул ассызыклаганча, әлеге процессларда мәгълүмат технологияләренә аерым урын бирелә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә ИТ куллану аркасында хезмәт күрсәтү сыйфатын арттырып була һәм хезмәткәрләр эше нәтиҗәлеген арттырып була. 

Шулай ук тагын бер эш юнәлеше, ТР Президенты сүзләренчә, медицина кадрларын әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү. "Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының корпоратив университеты эшли. Шулай ук квалификацияне арттыру максатыннан без табибларыбызны Россия һәм дөньядагы алдынгы медицина үзәкләренә җибәрәбез, республикага белгечләр чакырабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шуннан Россия, Казахстан, Беларусь һәм Армениядә Mastercard башлыгы Алексей Малиновский Зеленодольскта "Татарстан Республикасы кешесе картасы" проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Күпфункцияле карта дистәләгән цифра сервисларын башкарырга мөмкинлек бирә. Аерым алганда, контактсыз түләү мөмкинлеге булган түләү һәм транспорт кушымтасы бар, шулай ук электрон дәүләт хезмәте, табибка язылу кушымталары бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International