Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән Рөстәм Миңнехановның эшлекле эңгәмәсе булды

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эшлекле эңгәмәсе булды. 

Очрашу Мәскәүдә узды. 

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгын кызыксындыручы берничә сорауга җавап бирде. 

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга республикада алданган өлешләп фатир алучылар, проблемалы банкларга акча салучылар мәсьәләләрен хәл итү турында хәбәр итте. "Банкларга акча салучылар буенча фонд оештырылды, без аларга инде акчаларын кайтара башладык. Эш көләнде", - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, проблемалы торак төзелеше объектларында да эш көләнде. "Хәзер фонд оештырабыз, җир, инфраструктура белән ярдәм итәбез, - диде ул. - Федераль фонд булдырыла, ул әлегә киләчәктә. Ә инде хәзерге вакытта авыр хәлгә эләккән кешеләргә без ярдәм итәчәкбез". 

Төбәкнең икътисадый торышы турында Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, ел нәтиҗәләре буенча республика хакимияте тулаем региональ продукт һәм сәнәгать производствосы индексы үсешен фаразлый. "Авыл хуҗалыгына да бездә үсеш - 5,5 процент", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук юл төзү мәсьәләләренә дә тукталды һәм аерым бер проектка игътибарны юнәлтте. "Яхшы проект - хәрәкәт зур булмаган авыл урамнарына махсус түшәү", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул аңлатканча, юл төзелеше арзанрак була. 

Рөстәм Миңнеханов Россия Президентына төп социаль-икътисадый күрсәткечләргә ирешү буенча программаларны гамәлгә ашыру барышы турында да хәбәр итте. "Май указларына" килгәндә, без аларны тулысынча башкарабыз, - дип ышандырды ул. - Ел нәтиҗәләре буенча бөтен алдан билгеләнгән күрсәткечләргә без ирешәбез". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International